Мөхәммәд исеме белән сүзләр бәйгесендә катнаш!
Рәхмәтле вә Рәхимле, кимчелекләрдән пакъ Раббыбыз Аллаһка мактаулар һәм галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәдкә Аның салаваты һәм сәламы булсын. Мәүлид ае - пәйгамбәребез Мөхәммәднең (Аңа Аллаһның салаваты һәм сәламы булсын) туган ае. Бу вакыйга барлык мөселманнар өчен дә мөһим, бик куанычлы. Минзәлә шәһәре һәм авыл мөселманнары Мәүлид аен көтеп...
Рәхмәтле вә Рәхимле, кимчелекләрдән пакъ Раббыбыз Аллаһка мактаулар һәм галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәдкә Аның салаваты һәм сәламы булсын.
Мәүлид ае - пәйгамбәребез Мөхәммәднең (Аңа Аллаһның салаваты һәм сәламы булсын) туган ае. Бу вакыйга барлык мөселманнар өчен дә мөһим, бик куанычлы. Минзәлә шәһәре һәм авыл мөселманнары Мәүлид аен көтеп алды һәм аны ахирәт өчен файдалы итеп үткәрергә тырышты. Бу айда Пәйгамбәребезнең динне җиткерүе, тормышы турында вәгазь кичәләре үтте, Аңа салаватлар әйтеп мөнәҗәтләр башкарылды.
Мәүлид ае үзып китте, ләкин шуңа карамастан сөекле Пәйгамбәребез (Аңа Аллаһның салаваты һәм сәламы булсын) һәрвакыт безнең күңелебездә һәм телебездә. Аны истә тоту, Аңа салават вә сәламнәр әйтү, Аның үрнәгенә иярү - көндәлек бурычыбыз! Аллаһ тәгәлә әйтә: "Сезнең өчен Аллаһ расүлендә (үрнәк булган) иярергә тиешле холык вә сыйфатлар бардыр..." ("Әхзәб" сүрәсе 21аять).
Өлкән буын өчен дә, яшь буын өчен дә динебезгә карашны, әдәп-әхлакны төзәтү, уңай якка үзгәртү мөһим. Шуны күз алдында тотып 24 декабрь якшәмбе көнне Минзәлә мәчетендә Пәйгамбәребезнең тормышына кагылышлы темага бәйге (викторина) үткәрелде. Әлеге бәйгедә балалар, яшьләр, өлкәннәр дә катнашты.
Ир-атлар арасында җиңүчеләр:
1 нче урын - Закиров Ринат
2 нче урын - Шаймарданов Рушан
3 нче урын - Багаутдинов Фәрит
Кызлар арасында җиңүчеләр:
1 нче урын - Габдрахманова Алинә (2 нче мәктәп)
2 нче урын - Сизова Гөлназ (Гимназия)
3 нче урын - Габдрахманова Альбина (2 нче мәктәп)
Моннан башка Минзәлә мәчете тагын бер бәйге игълан итте:
Хөрмәтле дустым! М Ө Х Ә М М Ә Д исемендәге һәрбер хәрефтән башланган сүзләр белән тәртибен саклаган рәвештә динебезгә, пәйгамбәребезгә бәйле булган җөмлә төзе.
1. Әлеге җөмләләрне В контакте сайтындагы МИНЗӘЛӘ МӘХӘЛЛӘСЕ vk.com/mahalla_mnzl төркемендә "комментарий"га яз. (vk.com/wall-94244519_734)
2. Җөмләләрнең эчтәлегенә һәм "лайк"ларның күплегенә карап нәтиҗә ясала, урыннар билгелә.
3. Бәйгене йомгаклау, бүләкләрне тапшыру - 31 декабрь 2017 ел, сәгать 12:30.
Мисал: М-мөселман Ө-өчен Х-холыкны, Ә-әдәпне . . .М-...М-...Ә-...Д-...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев