Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә районында пенсиягә өстәмәне 80 яшьтән өлкәнрәк 1,6 меңнән артык граждан ала

Эпидемиологик хәл начар булган шартларда, компенсация түләүләрен рәсмиләштерү өчен гариза бирүнең өстенлекле ысулы – пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә. Шулай ук гаризаны пенсия фонды клиент хезмәте яки МФЦ аша да бирергә мөмкин.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Алсу Ганиева, Минзәлә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе:

- Район халкыннан килгән сораулар, 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен пенсиягә өстәмә түләүләр турында Минзәлә районында клиентлар хезмәте аңлатмалар бирә. 80 яшь тулгач, картлык буенча иминият пенсиясен алучы гражданнарның пенсиясе ел саен индексацияләнә торган иминият пенсиясенә тигез итеп фиксацияләнгән түләү суммасына арта. 2020 елның 1 гыйнварыннан фиксацияләнгән түләү суммасы 5686,25 сум тәшкил итеп, 2019 ел белән чагыштырганда, 352,06 сумга арткан. Минзәлә районында әлеге түләүне 1613 кеше ала.

Шулай ук гражданнарның 80 яшькә җиткәннән соң эшкә яраклы булмаган затны карау буенча компенсацияне рәсмиләштерү хокукы туа. Компенсация гариза бирү тәртибендә билгеләнә. Тиешле гаризаларны пенсионер да, караучы дә язарга тиеш. Компенсацион түләү караучы кешегә түләнә. 2020 елга компенсация күләме 1200 сум тәшкил итә. Минзәлә районында барлыгы 1220 кешегә компенсация түләү билгеләнгән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев