Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Пенсияне рәсмиләштерү өчен Пенсия фондына барырга кирәкме?

Гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша да, Пенсия фондв сайтында Шәхси кабинет аша да бирергә мөмкин.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Пенсия фондының иң мөһим хезмәтләренең берсе-пенсия билгеләү өчен хәзер ПФР клиентлар хезмәтенә яки МФЦ га бармасаң да була.

Алсу Ганиева, Минзәлә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе:

 

- Пенсия билгеләүгә гариза бирү буенча электрон сервис бүгенге көндә иң кирәкле сервис булып тора: пенсия билгеләү өчен гаризаларның 80% ы безнең районда нәкъ менә электрон рәвештә керә.

Гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша да, ПФР сайтында Шәхси кабинет аша да бирергә мөмкин. Билгеләнгән пенсия һәм аның күләме турында мәгълүмат шәхси кабинетта күренеп торачак. Пенсияне билгеләү турында гариза биргәндә шунда ук аны илтеп җиткерү ысулын да сайларга кирәк. Пенсияне банк яки почта хезмәте оешмасы аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев