Яңалыклар йомгагы

Россия — Иран матчына билетлар сатуга чыкты

Россия футбол берлеге 2026 елның 29 сентябрендә Казанда узачак Россия һәм Иран җыелмалары арасындагы иптәшләрчә матчка билетлар сатуны ачты.

Уен «Ак Барс Арена» стадионында узачак һәм Мәскәү вакыты белән 19:30да башланачак. Билет бәясе 500 сумнан башлана. Аларны «Яндекс Афиша» сайтында гына сатып алырга мөмкин.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, бу матчка бару өчен җанатар паспорты (Fan ID) таләп ителми — милли җыелманың иптәшләрчә уеннары җанатар картасын рәсмиләштерү өчен мәҗбүри исемлеккә керми. Биш яшькә кадәрге балалар, аерым урын алып тормыйча, якын туганнары озатуында бушлай уза.

Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен заявкалар электрон почта аша (mgn@rfs. ru) 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Матч 21 сентябрьдә Россия җыелмасының көзге укыту-тренировка җыены кысаларында узачак. Россиялеләрнең көндәше — Иран җыелмасы — 2026 елгы дөнья чемпионатында катнаша.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, республика җанатарлар һәм уенчылар өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга әзер.


Нет комментариев