«Тәрәзәдә утлар сүнмәсен» медиа проектын дәвам итәбез. Чираттагы язма - Ахматовка авылы хакында.
Районыбызда кечкенә авылларның язмышлары бер төрле диярлек. Алар — өлкәннәр кулында. Ахматовкада да шулай. Авылның иң өлкән кешесе Әхәт абый Билаловка 86 яшь. Ахматовка да яшьләр юк, парлылар икәү генә. Авылда яхшы гына итеп ясап куелган балалар мәйданчыгы бар. Балалар уен мәйданчыгын авылда яшәүче Сергей исемле ир-егет ясаган, хәзерге уен мәйданчыкларыннан бер дә калышмый. Сергей хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итә.
Ахматовка авылы элек рус авылы саналса да анда хәзерге вакытта бер рус кешесе дә яшәми. 1960 елда Владимир Секуновлар Минзәлә шәһәренә күчеп киткәннәр. Биредәге урыс кешеләре рус телен дә, татар телен дә яхшы белгән, алар чын татарларга караганда да матур итеп татарча җырлап-биеп йөрделәр, дип искә ала авыл халкы. Клубка Куян авылына йөрделәр, элек вечерлар ясадылар, аларның тавышлары Куян авылына чаклы ишетелеп торды, дип искә алды Әхәт ага. Ахматовка үзе бер аерым колхоз «5 лет Победы» булган.
Биредә яшәүчеләр иген иккән сарык асраган, ат тоткан. Бу авылның үз зираты булмаган. Мәрхүмнәрне Маткауш һәм Беляевка авылы зиратларына күмгәннәр. Ахматовка авылына газ кергән. Су челтәре юк, һәрберсенең үз коесы, скважинасы бар. 18 йортлы авылда нибары 12 кеше яши. Биредә АГРСта бар. Әлеге станциядә Марсель Нәбиев, Илдар Билалов чиратлашып хезмәт куялар.
Безнең белешмә.
Ахматовка исемен каян килеп чыккан дип уйлыйсыз? Әлеге авылда Ахметов фамилияле дворянин яшәгән һәм шуннан Ахматовка булып калган дигән риваять яши. 1972 елны Куян авылында зур янгын булгач, бирегә шул авылдан күчеп өй салучылар булган. Шуларның берсе — Әхәт ага Билалов. Әхәт абый заманында алдынгы комбайнчы булган, уракта һәр елны сынатмаган, алдынгылыкны бирмәгән. Әхәт ага үзенең туу турындагы таныклыгын күрсәтте. Ул вакытта Ахматовка авылы Маткауш авыл Советы составында булган.
Әхәт ага Әтрәкле авылы кызы Зөлфиягә өйләнеп, 62 елдан артык бергә парлап гомер итәләр. Алар өч балага гомер биреп, тәрбияләп үстергәннәр. Әле моның өстенә ике ятим баланы да тәрбиягә алып караганнар.

Әхәт аганың бакчасы бик зур. Элек ул 90 чиләк бәрәңге утыртса, хәзер 5-6 чиләк кенә бәрәңге утыртып, 60 чиләк бәрәңге алалар. Авылның иң карт кешесе булуына карамастан, Әхәт ага район тормышы белән һәрвакыт кызыксынып тора, «Минзәлә» газетасын даими алдыра. Әхәт абый газетаны күзлексез укый. Кичләрен телевизор карый, сканвордлар чишәргә ярата. Көз җиткәч, кышны чыгарга алар балаларына Түбән Кама районы Балчыклы авылына китәләр.
Ахматовкада туган ир-егетләр үз нигезләрен карап торалар, шуларның берсе — эшмәкәр Флүн Шәрифуллин. Аның әтисе бик яшьли вафат булган. Флүн 4 нче сыйныфта укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган. Ул яшь чакта уйнарга да чыкмаган, җәй буе гел эштә булган. Иптәш егетләре белән гапләшкәндә Флүннең җәй көне су кергәнен дә хәтерләмибез дип әйтәләр. Ул үзе яшәгән йортны матур итеп тышлаган. Каралты-курасын гел яңартып тора. Ул туган авылына кайткач, 10 сәгать рәхәтләнеп йоклыйм, диде. Флүн Шәрифуллин үткән чараларга гел финанс ярдәме күрсәтә.
Шәһәргә киткәннәргә авылның әременә кадәр тансык, хәтта. Элек Куян авылында яшәгән кешеләр хәзер лаеклы ялга чыккач, Ахматовкадан өй сатып алырга телиләр, әмма анда өй сатучы юк. Куян, Ахматовка авылларында мәктәп булмаса да (хәзерге заман тенденциясе) авылдагы тамырларын өзмәүче кешеләр булгач, йортлар тәрәзәсендә утлар сүнмәс әле.
Нет комментариев