Ә эре хуҗалыклар рапсның 66 процентын суктырып алдылар.
Мәгъсүм Фаттаховның шәхси кулларында булган комбайн звеносы «Мензелинские зори» агрофирмасына нык булышты. 2500 гектарда игеннәрен суктырып бирде. Район башлыгы Айдар Салахов аларның кышкы саклау урынына кайту мизгелләрен күзәтте.
Хуҗалыкларда иртәрәк чәчелгән көзге культуралар матур гына тишелеп чыкты.

Әбиләр чуагы чорында кукурзадан силос һәм корнаж салу, көнбагыш суктыру эшләре дә бара.
Авыл җирлекләрендә пай өлешләрен түләп бетерү, баганаларда фонарьларны яңарту һәм һәрберсе үзләренә генә хас булган вак-төяк мәшәкатьләре белән яши.
Нет комментариев