Бөек Ватан сугышында һәлак булган билгесез солдатларны ачыклау буенча казу-эзләнү эшләре Россиядә туктап торганы юк.
Сентябрь ае башында булган унынчы Халыкара экспедициядә Россия, Белоруссия, Абхазия, Татарстаннан төрле һөнәр ияләре — 200 дән артык кеше казу эшләре алып барган. Татарстан отряды составында десантчылар Союзы әгъзалары булган берсе — Минзәлә депутаты Эдуард Ягафаров.

Сигез көн эшләү дәверендә 403 сугышчының сөякләрен тапканнар.

Шул хәтле билгесез солдатны ачыкларга, алдан бик зур әзерлек эшләре ярдәм иткән: госпитальдә үлгәннәр һәм сугыш хәрәкәтләре барган блиндажның якынча урынын алдан ачыклаганнар.
Нет комментариев