Яңалыклар йомгагы

Укучылар хәйрия фонды стипендиясен алачак

Ярдәм суммасы 3000 сум тәшкил итә

Динара Шияпова

Безнең районнан «Русский Стандарт» хәйрия фонды стипендиясен тагын 6 укучы алачак: Аделина Гурьянова, Александра Соколовская, Ярослав Соколовский, Әмир Габдуллин, Глеб Ищеряков, Елизавета Кузнецова.

Конкурста шәһәребезнең барлык гомуми белем бирү мәктәпләреннән 20 кеше катнашты. 1 нче мәктәптән дүрт, 2 нче һәм 3 нче мәктәпләрдән берешәр укучы. Хәзерге вакытта 30дан артык укучы «Русский Стандарт » стипендиясен ала.

Урта гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары да матди ярдәм ала алалар.

 


Нет комментариев