Гимназия укучыларына ВИЧ-инфекциясе турында сөйләделәр
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында, «Веста» яшьләр үзәге хезмәткәрләре гимназия укучылары өчен сәламәтлекне арттыру чаралары үткәрделәр.
(Минзәлә, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова). «Веста» яшьләр үзәге хезмәткәрләре гимназия укучылары өчен «Сәламәт булу - бик шәп!» семинар-тренинг, спорт ярышлары уздырдылар. Әлеге чаралар Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен уздыруга, балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга багышланган иде.
Эльвина Галиева, гимназия укучысы:
- ВИЧ һәм СПИДка багышланган бүгенге чарада без бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белдек. Чирләмәс өчен нишләргә кирәклеген аңлаттылар. Бик мавыктыргыч викторина үткәрделәр, аның аркылы ВИЧ һәм СПИД чирләре барлыкка килү сәбәпләре тулысынча ачылды. Һәркем үзе өчен ниндидер яңа һәм файдалы белемнәр җуйды.
Фирүзә Хәбирова - гимназия укучысы:
- Миңа бик ошады. Авырулар турында күбрәк мәгълүмат белдек (ВИЧ/СПИД). Мондый пландагы чаралар файдалы. Чирне тапшыру ысулларын истә калдырыр өчен, чараны оештыручылар мәгълүмат таратуга креатив карадылар, уеннарның төрләрен уздырдылар. Мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев