Ветераннарга бүләкләрне Премьер-министр урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов тапшырдылар.
Минзәлә муниципаль районы Советы утырышында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр. Михаил Яковлевич Тихонов һәм Хәсәнҗан Насретдин улы Гатауллинга «Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Шулай ук Россия Федерациясе Президенты Указы белән аларны «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале белән бүләкләделәр.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев