Минзәлә районы Татарстан үсешенә үзенең лаеклы өлешен кертә
Бүген Минзәлә районында эшлекле визит белән ТР Республикасы Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булды. Минзәләгә килү юлында «Кама Беконы» ның мөгезле эре терлек комплексының төзелгән беренче, икенче, өченче чиратларын карады.
«Кама беконы» җәмгыятенең күргәзмәләр залында Акибанк рәисе Илдар Галәветдинов һәм генераль директор Ленар Салахов «Кама Беконы» үсеш стратегиясен аңлаттылар, аннары район архитекторы Владимир Петров белән берлектә Коноваловка авылы, Минзәлә шәһәре инфраструктурасы үсеше планы белән таныштыру булды. Татарстан Премьер-министры урын басары Мидхәт Шаһиәхмәтовка Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының цифрлы технологиягә кагылышлы презентациясен күрсәттеләр.
Аннан соң рәсми затлар район башлыгы Айдар Салахов белән бергәләп Дамир Каюмовның мебель ясау фабрикасында булдылар, Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Район Советы утырышы Минзәлә район мәдәният сараенда узды.
Утырышка килүчеләрне район мәдәният сарае каршындагы «Чишмә» балалар биюе ансамбле (җитәкчесе — Лилия Гыйбадуллина) сәламләде. Шулай ук фойеда район эшмәкәрләре, үзмәшгульләре, оста куллары тарафыннан күргәзмә әзерләнгән иде. Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев әлеге күргәзмә белән танышып чыктылар, эшмәкәрләр, үзмәшгульләр белән аралаштылар.
Мәктәпләр тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләрне караганда, Айдар Салахов һәм Мидхәт Шаһиәхмәтов укучыларның махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга хатларын имзаладылар.
Утырышта төп доклад белән Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады. Ул Минзәлә муниципаль районының 2024 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар белән таныштырды. Үз докладында ул райондагы һәр икътисадый тармакта: дәүләт программалары кысаларында төзекләндерү эшләрендә, авыл хуҗалыгында, төзелештә, юл төзелешендә, шулай ук социаль өлкәләрдә: мәгарифтә, медицинада, мәдәнияттә, спортта башкарылган эшләр хакында әйтте.
Үз докладында ул эре инвесторлар — Кама беконы, Август агрофирмалары, башка авыл хуҗалыгы формированиеләренең район икътисадына, социаль тормышны яхшыртуга керткән өлешләрен билгеләп үтте.
— Бүгенге көндә районда 702 кече һәм урта бизнес вәкиле, 1693 үзмәшгуль теркәлгән, аларның 202 се маркетплейсларда эшли. 57 КФХ һәм 7 меңгә якын шәхси ярдәмчел хуҗалык исәпләнә, — дип район халкының икътисадый активлыгы белән дә таныштырды. Шулай ук утырышта Минзәлә районында агымдагы елда дәүләт программалары кысаларында башкарылачак эшләр хакында мәгълүмат җиткерелде. Алар хакында аерым язарбыз.
Югары Тәкермән авылы җирлегенең 2024 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре белән җирлек башлыгы Алия Шәрипова таныштырды.
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фәттахова әлеге уку йортында республиканың икътисадый секторы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында доклад белән чыгыш ясады. Быелдан аларда яңа белгечлек — «сәүдә эше» кертелгән, квадрокоптерлар белән идарә итүгә өйрәтүче түгәрәк эшли. Техникумда аграр цифрлы полигон булдыру буенча да эш алып барыла
Район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирина Михайлова районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән киң җәелгән волонтерлык хәрәкәте белән таныштырды.
Район Советы утырышына йомгак ясап ТР Премьер-министры урынбасары Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада гамәлгә ашырылучы программалар, алда торган бурычлар белән таныштырды. Һәр икътисадый тармакка тирәнтен анализ ясап, ирешелгән уңышларны һәм үсешкә әле резервлар булган урыннарны атап:
— Тулаем алганда, бүгенге көндә Минзәлә районы республика үсешенә лаеклы өлешен кертә, дип билгеләп үтте.
Утырыш район алдынгыларына дәүләт, район бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды. Әлеге хакта аерым материаллар соңрак чыгар, «Минзәлә-информ» яңалыклары белән бергә калыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев