Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәктә дә дус һәм тату яшик

Шәһәребезнең 1975 нче санлы Чернышевский сайлау участогында иртәдән үк җанлылык сизелде. Сайлаучыларга барлык шартлар тудырылган.

Биредә иң беренче булып 1940 елда туган Марсель Миннигараев тавыш бирде. 
Марсель Минигараев: 
– Иң беренче булып тавыш бирергә дип 50 ел хыялландым, менә бу сайлауда хыялым чынга ашты – үзебезнең сайлау участогында сайлау бюллетенен иң беренче булып алдым һәм иң беренче булып тавыш бирдем. Мин бу мөһим вакыйгадан читтә кала алмыйм, үземә охшаган кандидатка тавышымны бирдем. Безнең республикада төрле милләт вәкилләре дус һәм тату тормышта яшиләр, шул дуслык киләчәктә дә булсын дип, киләчәгемне сайладым. Бердәм, дус һәм тату яшәсәк кенә алга барып булачак. 
Римма Глухова: 
–Мул тормышта яшәвебезгә сөенеп туя алмыйм. Районыбыз авылларында һәм шәһәребездә тормыш көннән-көн яхшыра, юллар салына, йортлар төзелә. Яшәү өчен тагын ни кирәк тагын? Шуның өчен мин сайлау участогына килеп, үз тавышымны бирдем. 
Елена һәм Андрей Коршуновлар: 
–Сайлауларда катнашмый калганыбыз юк. Бүген дә сайлауга килеп, үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәдек. 
Безнең өстәмә 
Участок сайлау комиссиясе тарафыннан халыкка җитәрлек күләмдә мәгълүмат таратылган. Шул ук вакытта физик яктан мөмкинлекләре чикле булганнарның сайлауда катнашуына да җитәрлек игътибар бирелгән. Бу сайлау участогында исемлеккә сайлау хокукына ия булган 798 сайлаучы кертелгән, көн уртасына аларның яртысына якыны тавыш бирергә өлгергән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев