Тармак алдынгыларына рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды
«Чиста шәһәр» ҖЧҖ базасында Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды (быел 25 октябрьдә билгеләп үтелә). Тантаналы өлеш башланыр алдыннан Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов «Чиста шәһәр» ҖЧҖ техникасын карап чыкты. Машина йөртүчеләрне котлап, район башлыгы аларның зур хезмәт башкаруларын билгеләп үтте. «Чиста шәһәр» коллективының шәһәрне, районны төзекләндерүгә, чисталыкта һәм тәртиптә тотуга керткән өлешен аерым ассызыклады.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан Илдар Сәхәбиев (АТП), Александр Кондратьев (ПМК «Мелиорация») Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Равил Кәримов (АТП), Зөлфия Гыйләҗева (АТП), Сергей Аникин (АТП), Юрий Пузырев («Чиста шәһәр»), Илгизәр Галиев («Коммуналь челтәрләр»), Сергей Конышев («Коммуналь челтәрләр») Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының Рәхмәтенә лаек булдылар. Азат Шәйхетдинов («Мелиорация» ПМК), Рамил Ингамов («Мелиорация» ПМК), Галимулла Масалимов (АТП), Александр Ерков («Чиста шәһәр»), Николай Рубцов («Чиста шәһәр») район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Чарада район мәдәният сарае артистлары музыкаль номерлар белән чыгыш ясады.
Нет комментариев