Зөһрә Ханькова Бөтендөнья татар конгрессы уздырган бәйгедә җиңүче булды
Көн темасы

Зөһрә Ханькова Бөтендөнья татар конгрессы уздырган бәйгедә җиңүче булды

Укучыларыбызның исләренә төшерәбез, Зөһрә Ханькова Бөтендөня татар конгрессы уздырган Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Солдат альбомы» бәйгесендә дә 1 нче урынны алган иде.

Аю авылында яшәүче Зөһрә ХАНЬКОВА Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесендә җиңүче булды.

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» конкурсы исә җәмгыятебездә укытучы һөнәренең абруен күтәрү, татар теле һәм мәдәниятен саклауга зур өлеш керткән мөгаллимнәребезне ачыклау һәм хөрмәтләүгә багышланган иде.

Быелгы бәйге җиңүчеләрен Казандагы «Дворянское гнездо» ресторанында бүләкләделәр. Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев сәламләде. Тантананы Гөлназ Шәйхи алып барды. Җиңүчеләрне котларга Татарстанның халык артисты, җырчы Зөһрә Шәрифуллина, җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар, Инсаф Бәдретдинов та килгән иде.


Нет комментариев