Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"БлагоДарение" фонды Тупач авылына яңа сулыш өрде

«БлагоДарение» яшь буынга ярдәм итү һәм социаль инициативалар хәйрия фонды оешуга 7 июль көнне биш ел тулды.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") «БлагоДарение» фонды республика күләмендә зур эшчәнлек алып бара. Күпме игелекле гамәлләр башкарылды.  Фонд  үзенең эшчәнлеген башлап җибәргәннән соң,   районыбызның биш ел эчендә Тупач авылында да зур үзгәрешләр булды. 

Фонд һәрвакыт авылга булышлык күрсәтеп тора. Авыл яшәсен өчен аның мәктәбе, мәдәният йорты, мәчете булырга тиеш. Ябык мәктәпне җанландырып , авыл халкын эшле иттеләр, күп функцияле үзәкне төзу өстенә, авыл мәчетен  яңартып халыкка тиешле яшәү шартларын булдырдылар. Олы юл белән авыл арасын асфальт юл салдыру да,  авыл урамнарына асфальт юл җәелү дә сезнең Хәйрия фондыннан күрсәтелгән зур ярдәм нәтиҗәсе.  

Хәйрия фондын оештыручылар Салихов Ирек Фәритович, фондның Президенты Фәрит Салихов һәм фонд директоры Рузилә Шәймарданова ярдәме белән   авыл халкының рухи тормышын баету өчен дә күп көч куя. Фонд булышлыгы белән  матбугат яратучыларга Минзәлә район газетасы, «Мәйдан» журналлары  килеп тора. Шулай ук китапханәбезгә дә төрледән-төрле басмаларны бүләк итеп яздыру да дәвам итә. 

Авылдагы Сабантуй, ифтар, корбан ашлары да алар ярдәменнән башка узмый.   Ел саен авыл сабантуйын уздыруны үз өсләренә алып, батырларга, бәйрәмдә катнашучыларга саллы гына бүләкләр өләшәләр. Мәчеттә ел саен Корбан гаете,Ураза гаете, ифтар ашлары уздырыла.  Төрле бәйрәмнәрдә авыл өлкәннәренә азык-төлек җыелмалары, бүләкләр бирәләр. Фонд хезмәткәрләре  “Көмеш” волонтерлар белән элемтәдә торалар. Күп функцияле үзәккә, китапханәгә  бильярд, мебель, «НУР» фольклор ансамбленә киемнәр алып бирү   авылны яшәтүне, яшәртүне күздә тотып эшләнә.  “Нур”  ансамбльләренә сәхнә костюмнары алып бирделәр.  Тиздән авыл чишмәсен дә төзекләндерүне алдагы планнарына керттеләр.     

Авыл халкы котлавы

Хөрмәтле Ирек Фәритович, Фәрит Муллагалиевич, Рузилә Якуповна! Сезне бәйрәм белән котлап, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, игелекле һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар, «БлагоДарение» фондының эшчәнлеге тагын да колачлырак булуын телибез. Без –  тупачлылар,  авылыбызга, милли-мәдәни үзәккә һәрдаим матди ярдәм күрсәтеп торган өчен  барыгызга да чын күңелдән зур рәхмәтләрен белдерәбез.  Киләчәктә дә сезнең теләктәшлегегезне тоеп яшәргә язсын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X