Минзәлә
  • Рус Тат
  • Фәимә Баһаветдинова: "Тышта буран булса булсын, илдә буран булмасын, дип килдем сайлауга"

    93 яшьлек ветеран, 22 ел абыстай вазыйфаларын башкарган әбиебез сайлауларга килгән һәркемне төптән уйлап тавыш бирергә чакыра.

    Ил киләчәген хәл иткән көнне Иркәнәш халкы, һава торышына карамастан (мондый ишеп кар яуган көнне календарьда март икәнен дә онытырсың), үзенең гражданлык бурычын үтәргә дип, иртүк сайлау участогына юнәлде. Алар арасында авылның иң олы яшьтәге сайлаучысы Фәимә апа Баһаветдинова да бар иде: 
    - Мондый көнне буран дип өйдә ятып булмый, илебез тыныч булсын, алга китсен, сугышлар булмасын, дип чыктым сайлауларга. Мин үзем дә элеккеге дәверләрдә сайлау комиссиясендә утырдым, бөтен колхозыбыз, авылыбыз белән сайлауларда актив катнаштык. Яшьләргә шуны әйтәсем килә, сайлауларда катнашсыннар, илебез киләчәген уйлап тавыш бирсеннәр, -дип сөйләде үзе дә заманында депутат булган, авыл советы секретаре, бухгалтер булып эшләгән, бүгенге көндә балалары, оныклары тәрбиясендә яшәүче Фәимә апа. 
    Сайлаучылар өчен кибет тә эшли: тавыш бирергә килгәч, бәйрәм өстәленә күчтәнәчләр дә алалар иркәнәшлеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: