Көчле суык аркасында Минзәләнең күп кенә автомобиль йөртүчеләре җәяүлеләр булды
Көн темасы

Көчле суык аркасында Минзәләнең күп кенә автомобиль йөртүчеләре җәяүлеләр булды

13 гыйнварда Минзәлә районында термометрлар - 40 градуска кадәр төште.

(Татарстан, Марат Хамидуллин, "Минзәлә-информ"). Иртәнге 5тән Минзәләдә күпләр үз автомобильләрен кабызырга тырышса да, зәмһәрир суык үз төзәтмәләрен кертте. Изыскательләр бистәсендә термометрлар -34 градус күрсәтте. Дистәдән артык автомобиль "тормыш билгеләре күрсәтмәде". Кайбер автомобильләрне этеп кабызып кына булды.
Минзәлә районыда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, Минзәлә районында аномаль салкыннар башланган. Воровский исемендәге совхозда термометр -40, Мөшегедә -36, Ямәктә -39 градус.


Нет комментариев