Квота бар әле
Көн темасы

Квота бар әле

Кабан дуңгызларында чир табылгач безнең райондагы аучыларга да кабаннар санын киметү буенча шактый эшләргә туры килде.

Илдус ШАҺИЕВ, “Минзәлә-информ”

Былтырдан башлап ау сезоны дәвамында 235 баш дуңгыз (шуның 61 – быел) атылды инде. Аларның кайбер органнары лаборатор тикшеренүләр өчен тиешле учреждениеләргә җибәрелә.

Артур Гафуров, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:

- Аллага шөкер, әлегә авырулар ачыкланмады. Чир булмагач, аучы дуңгыз түшкәсен үзенә кирәкчә файдалана ала. Профилактик ау дәвам итә әле. Квота бар, аучылар үз эшләрен белә!


Нет комментариев