Минзәлә районында «Әнкәйләр» мәчете ачылды
Әлеге вакыйга Аю авылы тарихына кереп калачак
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Ниһаять, авыл имам-хатыйбы Рәфкать хәзрәт Ялалов инициативасы һәм тырышлыгы белән Аю авылында калкып чыккан ике катлы мәчет рәсми рәвештә үз ишекләрен ачты.
Тантаналы чара республика, район вәкилләре, Минзәлә мөхтәсибәтенә караган мәхәлләләрнең имам-хатыйплары, күрше шәһәр-районнардан кунаклар һәм авыл халкы катнашында үтте.
Чара чыгышы белән шушы авылдан булган, моннан берничә ел элек вакытсыз арабыздан киткән элеккеге Мөслим районы имам-мөхтәсибе Абдулкәрим Моратов рухына багышлап аның улы Ясир һәм Абдульхаким Нуруллин тарафыннан Коръән аятьләре укып башланды.
Район җитәкчелеге тарафыннан Аю авылы халкын әлеге тарихи вакыйга белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков котлады. Шулай ук Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов та Рәфкать хәзрәт Ялалов тырышлыгы белән салынган әлеге мәчетнең җирлек өчен бик тә мөһим булуын искәртте.
Яңа мәчет ачылу белән бәйле котлау сүзләрен ТР Рәисе Администрациясенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының баш киңәшчесе Раил Гомәров та җиткерде.
Шулай ук Аю халкын Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков, Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлеше казые, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин һәм Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин котладылар. Алар әлеге мәчет киләчәктә буш тормас, ә бәлки, авылны берләштереп торучы һәм бөтен тирә-якка иман нуры биреп торучы дини үзәк булыр, дигән ышанычларын белдерделәр.
Рәфкать хәзрәт Ялалов үзенең чыгышында тәфсилләп мәчет төзелеше тарихы белән таныштырды, әлеге изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
— Минем өчен дә, төзүчеләр өчен дә, авыл халкы өчен дә, гомумән, барыбыз өчен иң яраткан, иң кадерле кешеләр ул әниләребез. Шуңа мәчетебезгә дә «Әнкәйләр мәчете» дигән исем бирергә булдык, – диде ул.
Бәйрәм чарасында шулай ук мәчет төзелешенә үз өлешләрен керткән шәхесләргә Минзәлә район башлыгы Айдар Салаховның, ТР Диния Нәзарәте җитәкчесе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның, Минзәлә районы мөхтәсибәте һәм Аю авылы мәхәлләсенең рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Дин әһелләре тәкбир әйтә-әйтә мәчеткә узгач, өйлә намазы укылды. Бәйрәмгә килгән кунаклар мул өстәл дә әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев