Минзәләдә Роберт Шәймарданов исемендәге республикакүләм мәктәп театрлары фестивале уза
Әлеге фестивальне Роберт Шәймардановның туган авылы булган Мөслим районы Тат Шуран мәктәбе коллективы әкият-тамаша белән ачып җибәрде.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 28 ел дәвамында үзенең җитәкчесе булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе лауреаты Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале уздыра. Рухи хәзинәләрне саклау һәм баету максатыннан 2023 ел Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы”дип игълан ителде. Шул уңайдан, Минзәлә театры үзенең милли җанлы җитәкчесе исемен мәңгеләштерүне максат итеп куя.
“Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале”ндә быел Минзәлә, Мөслим, Тукай, Сарман, Актаныш районнары катнаша. Фестиваль ике көн: 24нче һәм 25 апрель көннәрендә уза. Ике көндә барысы 6 спектакль күрсәтеләчәк.
Бүген фестивальнең беренче көне. Ачылу тантанасында Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов, театр директоры Илнур Гайниев чыгыш ясап, әлеге фестивальнең татар теленә, театрга мәхәббәт тәрбияләүгә, балаларда сөйләм телен үстерүгә зур этәргеч булуын ассызыклап үттеләр.
Фестивальне Роберт Шәймардановның туган авылы булган Мөслим районы Тат Шуран мәктәбе коллективы Г.Гыйлмановның “Булат нигә яхшы укый” әкият-тамашасы белән ачып җибәрделәр. Театр хезмәткәрләреннән тупланган 6 кешелек жюри әгъзалары, Роберт аганың туганнары, тамашачы буларак катнашкан мәктәп укучылары, укытучылар укучылар уенын бик җылы кабул итте.
Тамаша тәмам булгач, театр директоры Илнур Гайниев мәктәп коллективына Р.Шәймарданов фотосы төшерелгән диплом һәм бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев