Ул Яр Чаллыда яши иде
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, 40 ел гомерен Минзәлә районы Аю мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучы Мидхәт Мәүли улы Мәүлиев вафат булды. Ул 1926 елның 4 гыйнварында дөньяга килгән, 2026 елның 12 ноябрендә вафат булды. Бу хакта «АЮ КЛУБЫ» ВК сәхифәсендә хәбәр ителә.
— Инде берничә дистә елдан артык Яр Чаллыда яшәсә дә, гомер иткән авылы, укучылары аны онытмады. Ул һәрвакыт җирлегебезнең хөрмәтле кешесе булды, — дип билгеләп үтелә әлеге хәбәрдә.
Мидхәт Мәүли улы Минзәлә районының Чулпан авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлауга ук, 17 яшендә, армиягә алына. Хезмәтен Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә үтә, Ватан чикләрен саклый, 1946 елда демобилизацияләнә. Сугыштан кайткач, ул үзенең хезмәт юлын белем бирүгә багышлый.
Фотода: Мидхәт Мәүлиев (уртада), Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков (сулдан икенче), Рәмзис Каһиров исемендәге Аю мәктәбенең элеккеге директоры Фәнзир Фәррахов һәм Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов (уңнан беренче һәм икенче), 2024 ел.
Нет комментариев