Республика, район җитәкчелеге ярдәме һәм юл төзүчеләрнең җайга салынган эше нәтиҗәсендә авыл халкының күптәнге хыялы тормышка ашты
Коноваловка авылында Цветочная-Мирная урамнары юлларына капиталь ремонт ясалды. Торак пунктта яшәүчеләрне әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов республика җитәкчелегенә, юл тармагы хезмәткәрләренә ремонт эшләрен башкаруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Коноваловканы төзекләндерү эшләре киләчәктә дә дәвам итәчәген аерым билгеләп үтте. Торак пунктның социаль-икътисадый үсешендә ныклы җитештерү базасы булу һәм районның якорь инвесторы — «Кама беконы» ягыннан ярдәм дә мөһим роль уйный.
Котлау сүзләре белән шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы директоры Илнур Гәрәев, «Главтатдортранс» ДКУ вәкиле Камил Фәрдиев чыгыш ясады. Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Марат Галимҗанов авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде һәм юл төзүчеләрнең намуслы хезмәтен аерым билгеләп үтте.
Чарада бүләкләр дә тапшырылды. ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән Марат Галимҗанов, Анатолий Арсланов бүләкләнделәр. Минзәлә районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән Илсур Халиков, Алмаз Мәһдиев, Зөлфәт Ибраһимов билгеләп үтелделәр. Шулай ук Коноваловка авыл җирлеге башлыгына прицепка сертификат, ә авыл җирлекләре башлыкларына районны төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәре өчен сертификат тапшырылды. Тантаналы рәвештә юл билгесен әйләндергәннән соң, яңартылган юл буйлап автомобильләр колоннасы узды.
Ремонтланган юлның гомуми озынлыгы 1,4 км тәшкил итә.
Нет комментариев