Минзәләдә авыл хуҗалыгында хезмәт куючы алдынгылар бәйрәм иттеләр
Көн темасы

Минзәләдә авыл хуҗалыгында хезмәт куючы алдынгылар бәйрәм иттеләр

Басуларда, фермаларда, терлекчелек комплексларында еллык башкарган эшләргә йомгак ясап, аның сөенечле нәтиҗәләрен күрү мөмкинлеген биргән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне җир кешеләре өчен иң кадерле бәйрәм булып тора.

Елдагыча, быелгысын да яхшы күрсәткечләр белән, барыннан да элек, Минзәлә дигән горур исемгә тап төшермичә каршылап, район мәдәният сараенда тантаналы шартларда билгеләде уңганнар. 

Уңыш бәйрәменә килүче хезмәт алдынгыларын милли киемнәрдән район мәдәният хезмәткәрләре җыр-моң белән каршы алды. Бәйрәм тантанасына Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Гөлүс Баязитов килде. Аларны чәк-чәк белән каршы алдылар.

Аннан соң Айдар Салахов, Айдар Хамаев, Гөлүс Баязитов мәдәният сарае фойесында Балалар иҗат мәктәбендә балалар ясаган «Минем яраткан туган ягым» дигән рәсемнәр күргәзмәсен карадылар. Айдар Салахов Балалар иҗат мәктәбенең директор урынбасары Елена Митюшкинага сәнгать материаллары алу өчен 50 мең сумлык сертификат тапшырды. 

50 мең сумлык сертификат

Сәхнәдән авыл хуҗалыгы производствосы хезмәтләре адресына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре һәм иң изге теләкләр яңгырады. Айдар Салахов, Азат Хамаев, Гөлүс Баязитов залда утыручыларны бәйрәм белән котладылар һәм механизаторларга, терлекчеләргә, лаеклы ялдагы ветераннарга төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Тантана барышында алдынгылар сәхнәгә чакырылып, төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырылды, җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде. Авыл хуҗалыгы көненә багышланган тантаналы чарада барысы 67 кешене бүләкләделәр. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре, һәм башкалар катнашында бай эчтәлекле концерт программасы, чын мәгънәсендә бәйрәм бүләге булды. Соныннан алдынгыларны, авыл хуҗалыгы ветераннарын кафеда мул табын артында сыйладылар.


Нет комментариев