Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә депутатларына җирле халык проблемаларын аңларга нәрсә булыша?!

     Гражданнар белән шәхси аралашу депутатларга Минзәлә районының мөһим проблемаларын тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

     Гражданнар белән шәхси аралашу депутатларга Минзәлә районының мөһим проблемаларын тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

    "Бердәм РОССИЯ" партиясенең Минзәлә җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Гыймадиев Илдар Шамил улы җәмәгать кабул итү декадасы кысаларында Минзәлә районы халкын шәхсән кабул итте.

    Бу көнне халык И. Ш. Гыймадиевка сораулар, үтенечләр һәм теләкләр белән мөрәҗәгать итте.

    Сораулар төрле иде. Алар Октябрь урамындагы почта бинасын капиталь ремонтлау, яр зонасын ныгыту һәм Кучкан күлендәге күперне реконструкцияләүгә кагылышлы булдылар. Күтәрелгән проблемалы хәлләр буенча кирәкле запрослар әзерләнәчәк. Кергән һәр мәсьәлә буенча кабул ителгән карарлар мөрәҗәгать итүчеләргә җиткереләчәк.

    28 ноябрь көнне сәгать 10:00 Ленин урамы, 80 йорт адресы буенча урнашкан Минзәлә җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны "Бердәм РОССИЯ" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Салахов Айдар Фәслах улы кабул итәчәк. 
    Язылу телефоны буенча: 89376290033

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: