Минзәлә игенчеләре үсемлекләрне тукландыруны дәвам итәләр
Көн темасы

Минзәлә игенчеләре үсемлекләрне тукландыруны дәвам итәләр

Районыбызда авыл хуҗалыгы үсемлекләрен яклау буенча эшләр бара.

Бүгенге көндә төп эш-чәчүлекләрне чүп үләннәре, төрле авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү. Үсентеләр әлегә тишелмәгән басуларны һәм уҗымнарны тырмалау эше дәвам итә. Районыбыз хуҗалыкларында барлыгы тишелеп чыкканчы-11000, тишелеп чыккач-6200 гектар чәчүлекләр тырмаланган, корткычларга-6500, авыруларга каршы-7800, чүп үләннәренә каршы-10800 гектар чәчүлекләр эшкәртелгән. Үсемлекләрне яфрак аша һәм тамырдан  тукландыру 2500 гектарда башкарылды.   Май аенда районыбыз кырларында 12,3 миллиметр, июньдә 2,3 миллиметр яңгыр яуды.

Районыбыз терлекчеләре 5 июнь көнне 54 тонна сөт җитештерделәр һәм һәр сыердан тәүлеккә 11,8 килограмм сөт савып алалар.  


Нет комментариев