Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучысы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан фотоконкурста җиңү яулады
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучысы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан фотоконкурста җиңү яулады

Бүләкләү тантанасы Россия ислам институтында узды

Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Раил Шакиров И.Р. Муллин җитәкчелегендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган фотоконкурста 1 урын алды. Бу хакта "ВКонтакте"да урнашкан 2 нче урта мәктәпнең рәсми аккаунтында хәбәр ителә Профессиональ фотографлар һәм журналистлар кергән конкурс жюрие 150 дән артык заявканы бәяләде. Раилнең «Яраткан урыннар», «Хатирәләр елгасы», «Су - яшәү чыганагы» эшләре сериясе «Туган як табигате» номинациясендә иң яхшысы булды. 30 июньдә Россия ислам институтында узган тантаналы чарада Раил диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.


Нет комментариев