«Минзәлә- Мензеля» газетасына район белән горурланучылар языла
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә- Мензеля» газетасына район белән горурланучылар языла

16 октябрьгә кадәр Минзәләдә һәм Татарстанда ТАТМЕДИА медиахолдингы канаты астында чыга торган газета- журналларга ташламалы бәядән язылырга була.

Почта бүлекләренә, почтальоннарга мөрәҗәгать итегез!!! Минзәләдә район газетасына язылуның һәрвакыт альтернатив юлы тәкъдим ителде, 2027 елның беренче яртысына да шулай калачак. Оешмаларга илтеп бирәбез. Редакциядән килеп алырга мөмкин. Бәяләр арзан, укучыларыбыз соравы белән без бәяләрне күтәрмәдек!

Бер генә үзгәреш: оптимизация сәбәпле 2027 елда аерым адресларга илтеп бирү мөмкинлеге бетә. Шуңа редакциягә килеп язылу һәм алу җаен тапсагыз иде.
Шәһәр һәм авыллардагы сәүдә нокталарына газета илтеп бирү мөмкинлеген калдырабыз әлегә. Шуңа, товар сатып алганда, яшәгән йортыгыз янындагы кибет хуҗаларына район газетасын сату мөмкинлеге барлыгын әйтегез. Алар риза булса, илтеп бирү мөмкинлеген табарбыз.

Исегезгә төшәрәбез, район газетасына язылган һәр кеше котлау, белдерү биргәндә, башка хезмәтләрдән файдаланганда бәяләргә ташлама алалар. Чөнки район газетасын чыгаручылар Минзәлә патриотлары. Шуңа газетага язылып, сатып алып укучыларны да Минзәлә патриотлары дип саныйбыз. Киләчәктә дә бергә калыйк!!!

 


Нет комментариев