Минзәлә районында эшлекле визит белән РФ Дәүләт Думасы депутаты булды
Көн темасы

Минзәлә районында эшлекле визит белән РФ Дәүләт Думасы депутаты булды

Район активы һәм җирлек башлыклары белән очрашуда алдагы 5 елда хәл итәсе мәсьәләләр хакында фикер алышынды.

Минзәлә районына беренче тапкыр эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов килде. Район башлыгы Айдар Салахов белән берлектә шәһәр белән танышып чыкканнан соң, район җитәкчелеге вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу булды.

Үз чыгышы башында Анатолий Иванов узган сайлаулардан соң үзенең РФ Дәүләт Думасы депутаты буларак Минзәлә районын кураторлыкка алуы турында хәбәр итте. Илебез үсешенең стратегик курсы һәм гамәлдәге федераль программалар турында мәгълүмат җиткерде. Федераль дәрәҗәдәге канун чыгаручыларның эшчәнлеге белән таныштырып, социаль-икьтисадый үсеш, аграр тармак, демография, районнарда эш активлыгын арттыру мәсьәләләренә игътибар юнәлтте.

— Минем бурыч — районнар һәм кануннар кабул ителә торган Дәүләт Думасы белән бәйләп торучы звено булу, — дип Анатолий Иванов үзенең урыннарда барлыкка килгән сорауларга ачык булуын искәртте.

Айдар Салахов районда башкарылучы эшләр белән таныштырып, киләчәктә РФ Дәүләт Думасы депутаты белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде. Очрашуда шулай ук Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Дмитрий Чухланцев алдагы 5 елга районның инфраструктур үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча доклад белән чыгыш ясады.


Нет комментариев