Минзәлә мәчетендә җыелышта балаларга дини һәм әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре күтәрелде
Көн темасы

Минзәлә мәчетендә җыелышта балаларга дини һәм әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре күтәрелде

Мөгаллимнәр тәҗрибә белән уртаклаштылар һәм киләчәккә бурычылар билгеләделәр

 

Минзәлә шәһәре мәчетендә имам-хатыйплар һәм балаларга дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр җыелышы булды.

— Көн тәртибендә узган уку елына нәтиҗә ясау, яңа мөгаллимнәрне аттестацияләүгә әзерләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук район мәчетләре каршында оештырылган рухи-сәламәтләндерү курсларының мөгаллимнәренә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм котлавы җиткерелде, — дип хәбәр итте Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков.

Җыелыш эшендә район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев та катнашты. Үз чыгышында ул үсеп килүче буынга янаучы куркынычлар (аеруча виртуаль дөньяда) турында мәгълүмат белән уртаклашты, аларны әхлакый тәрбияләүдә дин әһелләренең мөһим ролен билгеләп үтте.

безнең өстәмә
Агымдагы елның җәйге каникулында рухи-сәламәтләндерү курслары Тупач, Дәвек, Аю, Гөлек, Урыс, Түбән Тәкермән, Шикәрле-Каен, Минзәлә мәчетләре каршында үткәрелде.


Нет комментариев