Ел саен язын, көзен шәһәрнең яңа бистәләрендә, буш урынганнарга берничә тапкыр агач утырту акцияләре уздырыла.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Иң әһәмиятлесе һәм мөһиме шул- мондый өмәләргә оешма, учреждение коллективларыннан вәкилләр бик рәхәтләнеп катнаша.
— Саф һавага чыгып, шәһәрдәшләр белән аралашып керүгә ни җитә, — диделәр аралашкан кешеләр. — Кояшлы һава торышы, килергә машина бар.
Бу юлы агач утырту Элеватор бистәсендә үтте. Агачлар матур булып үсәрләр, дигән өметтән тыш, файдалы ягы да бар. Җилдән саклану полосасы булачак. Бигрәк тә кышкы җилләр бистә юлларына кар себереп китермәстән эшләнде бу эш.
Урман хуҗалыгы Сабадан үсентеләр алып кайтты. Алар алып килгән инструментлар эшне бик тиз тотарга ярдәм итте. Молодцы, урманчылар!! Коллектив фотода бу юлы изге эштә кемнәр катнашуын күрә аласыз.
Нет комментариев