Инициатор һәм иганәче киләчәктә ярышларның статусын Бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрергә планлаштыра
Минзәләдә Татарстан Республикасының 10 районы һәм шәһәре көрәшчеләре катнашында Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Илдар Садртдинов истәлегенә һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган көрәш турниры старт алды. Үзара 2015-2016 һәм 2017-2019 елгы малайлар ярыша.
Турнирны ачып, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов ярышларда катнашучыларны шәһәребездә сәламләвенә шат булуын белдерде һәм аларга уңышлар теләде. Татарстан Республикасының татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин Минзәлә районының элек-электән көрәшчеләре белән дан тотуын искәртте. Ул шулай ук «Татмедиа» АҖнең «Минзәлә-информ» филиалы баш редакторы — җитәкчесе Илдус Шаһиевка һәм «Минзәлә АТП» ҖЧҖ җитәкчесе Марат Кәримовка федерациядән Мактау грамоталары тапшырды.
Ярышларның инициаторы һәм иганәчесе — Илдар Садртдиновның туганнан туган энесе, Яр Чаллыдан «ХанСтрой» төзелеш компаниясе хуҗасы Тимур Фәрхетдинов. Ул «Минзәлә-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында ярышларның статусын башта республика, аннары Бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрергә ниятләвен әйтте.
Илдар Садртдиновның әнисе Мөсәярә ханым район җитәкчелегенә, тренер Рәмзил Бәдриевка һәм оныгы Тимурга турнирны оештырулары өчен рәхмәт белдерде һәм спорт чарасы улының рухына дога булып ирешүен теләде.
Шулай ук Минзәлә районында Әфган ветераннары хәрәкәте җитәкчесе Флүс Усманов — Илдар Садртдиновның авылдашы — Тимур Фәрхетдиновка һәм Рәмзил Бәдриевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Ярышларда катнашучыларны шулай ук чыгышы белән Бикбау авылыннан булган, Алабуга районында яшәүче Әфган сугышы ветераны Айдар Хамаев та сәламләде.
Яшь көрәшчеләр өчен сюрприз буларак татлы призлар — «Славица» ҖЧҖнең туңдырмасы. Аларны балаларга өләшкән әлеге компаниянең баш механигы Айдар Хәмидуллин һәм Тимур Фәрхетдинов та «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллиның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Нәтиҗәләрне соңрак хәбәр итәрбез. «Минзәлә-информ» белән калыгыз.
безнең белешмә
Илдар Садртдинов 1969 елның 31 мартында Минзәлә районының Бикбау авылында туа. 1987 елның 14 маенда армиягә хезмәт итәргә китә, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Сержант дәрәҗәсенә ирешкәч, 1989 елда өенә кайта. Үзен аграр өлкәдә хезмәт итүгә багышлый, хатыны Альфира белән берлектә кыз һәм ул тәрбиялиләр. Илдар Наил улы 2008 елның 20 мартында вафат булды.
Нет комментариев