Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә театрының җылылык системасы яңартылырга мөмкин

Егерме бер елдан соң Минзәлә театрына яңадан зур ремонт керергә мөмкин.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ"). Театр сөючеләр кышкы спектакльләр вакытында тамаша залының шактый суык булуына игътибар итми калмаганнардыр. Шул дәрәҗәгә хәтле җылыту өчен театр хезмәткәрләренең күпме көч һәм средств тотуын алар үзләре генә белә. Театр директоры Роберт Шәймәрданов әйтүенчә, капиталь ремонттан соң театр бинасын зурлап ачуга 21 үтеп киткән.
Театр бинасының бүгенге торышын күрергә дип бүген Минзәләгә Татарстанның мәдәният министры Ирада Аюпова килде. Ул килгәндә театр гөрләп тора иде,сәхнәдә репетиция бара, ә кече залда икенче төркем артистлар тагын бер әсәр белән танышып утыра иде. Министрны театр белән район башлыгы Айдар Салахов таныштырып йөрде. Театрның җылыту системасын алыштыру, түбә калаен буяу, башка вак-төяк ремонттан тыш бинаны җылыту өчен автоном газ котельнясы салу өчен барлык документлар да әзер. Хәзер мөмкинлекләрдән чыгып күпме акча биреләсен күтәсе генә кала.

Ирада Аюпова:
- Театр -халыкның рухын саклап торучы мәдәни учак булырга тиеш. Репертуар да шул максатны күздә тотып сайланырга тиеш, артистлар составы да бу таләпләргә җавап бирү өчен даими рәвештә камиллеккә омтылырга тиеш. Минзәлә театры Россия хөкүмәте биргән грантлардан бик оста файдаланып, иҗади мохиттә макталу тамашачы күңелендә урын тапкан яңа спектакльләр дә чыгарды, кирәкле техниканы да яңартты.
Мәдәният министры һәм аның урынбасары Ленар Хәкимҗанов Айдар Салахов белән берлектә яңа гына ремонт тәмамланган Мәдәният Сараенда булдылар, Екатерина күперен комплексы белән таныштылар, Милли проект нигезендә былтыр сафка баскан Гөлшат Зәйнашева исемен йөрткән клубны карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев