Бүген Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова Минзәләдә эшлекле очрашулар үткәрде.
(Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ)
Иртән сигездә үк "Кече шәһәрләр"программасында Россия грантына төзекләндерелгән Минзәлә елгасы яр буен төзекләндерү эшләренең нәтиҗәләре белән танышты. Район башлыгы Айдар Салахов аны ярның Воровский ягында башкарылган эшләр белән таныштырды.Күпер тарихы белән таныштырды.Дамба аша ярның икенче ягына чыкканда Александр Рязанов белән Россиянең яңа грантында нинди проект белән белән катнашачакларын сөйләде.
Минзәлә болыннарында җыелган үләннәр белән тәмләп чәй эчкәч,делегация Атлар мәйданындагы йортлар ишек алдындаТатарстан Президенты Рөстәм Миннеханов инициативасы белән тормышка ашырылучы "Безнең ишек алды"программасы кысаларында алып барылучы төзелеш эшләре белән танышты.Шул йортларда яшәүчеләрнең гозерләрен тыңлады.
Наталия Фишман-Бекмамбетова:
- Проектны тормышка ашыру процессында биредә яшәүчеләр белән ешрак очрашу аңлашылмаучанлыкны тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирә. Проектта алар теләге максималь истә тотылырга тиеш.Эш тәмамлангач пространствоның камилләшүен күрү кеше күңелендә рәхәтлек тудырсын!
Еллар буе хыялланган теләкләре тормышка аша бу микрорайонда яшәүчеләрнең-җимерек сарайлар сүтелде,тротуарлар ясала,бөтен җир яңара.Күп еллар элек төзелгән йортлар юлдан түбәндә калуы гына юлчыларга өстәмә мәшәкатьләр чыгара.
Очрашу вакытында кимчелекләр уртага салып сөйләшенде.Уңайлыкларны арттыру мөмкинлекләре каралды.Эш дәвам итә.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев