Минзәлә
  • Рус Тат
  • Әниләргә багышланган концерт

    Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Әниләр көненә багышланган концерт булды.

    Чын күңелдән яратучы бердәнбер кеше дә-әни. Җир йөзендә шушы кешеләрдән дә зуррак, кадерле затлар  бар микән? Әле якты дөньяга аваз салганчы ук алар безнең йөрәк тибешебезне тоеп,  ләззәт татып, нарасыеның киләчәген кузаллап ут йоткан Аналар бит алар. Әниләргә карата күпме җырлар, шигырьләр , әдәби әсәрләр, картиналар иҗат ителгән, ләкин һаман аз. 
    Районыбыз үзешчәннәре әниләр өчен эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр, бүген алар өчен күбрәк Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Минзәлә медицина училищесы,  мәктәп, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Гөлүсә һәм Камилә Фарраховалар, Анастасья Секунова,Чулпан Растамханова, Мария Җарова ,Ильмира Галимова, Ленар Минимуллин,Әминә Ризванова, Гүзәл Муллагалиева, Ирина Панарина,Фархенур Чернышева, Виталий Паранин, Латифа Салимова, Дарина Шарипова, Юлия Рахматуллина,Дарина Ханова, Эльвина Фаррахова, “Сердәш “ вокаль ансамбле, “Звездочка”, “Реверанс” бию коллективы, “Бәхетле”бию ансамбле”Нотка” ансамбле чыгышлары нур өстенә нур булдылар. Балаларның чыгышлары, теләкләре, җырлары, биюләре барысы да чын йөрәктән, күңелләренең иң-иң түреннән чыкты барлык әниләр өчен чыкты алар.
    Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева әниләрне район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде. Районда һәм шәһәребездә яшәүче барлык әниләрне чын йөрәктән котлады.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: