Тауасты Байлар авылында сайлау көнне велосипедта йөреш үткәрделәр
Авыл башынан ук Татарстан һәм Минзәлә районы флаглары беркетелгән велосипедның килүе кибет кырында торучыларның игътибарын җәлеп иттерде.
Өч тәгәрмәчле велосипед хуҗасы Мәсрүрә ханым Шәрипова зур горурлык белән сайлау участогына бара икән. Аңа кушылучы юлдашлар да Фәнилә Ибраһимова белән Мөслимә Гайниева да артта калмыйлар. Менә шулай итеп сайлау көнен дә велосипедта йөреш итеп билгеләргә булган алар.
Мәсрүрә Шәрипова:
- Бәләкәй чактан ук велосипедта йөргәнем булса да, сайлауларга болай килгәнем юк иде әле. Бу өч тәгәрмәчле велосипедны алганга 3 ел була инде. Ә үземә килгәндә 35 ел буе авылда фермада бозау караучы булып эшләдем, хәзер лаеклы ялда. Хәзер велосипедта да йөрергә була инде. Тынычлык булсын да, сәламәтлек бар кешегә дә, шулай гомер итәгә язсын.
Безнең видеоны Ютуб һәм Инстаграмнан карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев