Тагын 7 минзәләле электрон мактау тактасына керү турында таныклык алды
Көн темасы

Тагын 7 минзәләле электрон мактау тактасына керү турында таныклык алды

Аларны югары һөнәри казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен билгеләп үттеләр

Минзәләнең яңа «Мирас» гимназиясендә 1 сентябрьгә багышланган линейка вакытында Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турында сертификатлар тапшырылды.

Таныклыклар «Минзәлә АТП» ҖЧҖ директоры Рамил Кәримовка (Рамил Габделхак улының махсус хәрби операция уздыру зонасында булуына бәйле рәвештә сертификатны энесе Марат Кәримов алды), «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ генераль директоры Рәсим Габдрахмановка, «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы баш энергетигы Геннадий Коростинга, «Татавтодор» АҖ Минзәлә филиалының асфальт-бетон заводы операторы Илшат Нәбиевка, «Таттелеком» ГАҖ Яр Чаллы ЗУЭСы филиалы Минзәлә РУЭСы инженеры Любовь Крыловага, «Управляющая компания» ҖЧҖ контролеры Людмила Арысланова, «Чистый город» ҖЧҖ директорының җитештерү буенча урынбасары Рәис Хәмәтдиновка тапшырылды.


Нет комментариев