Әтрәкледә капка төбендә очрашу үткәрделәр
Көн темасы

Әтрәкледә капка төбендә очрашу үткәрделәр

Уен-көлке, хатирәләр, гармун моңы белән үрелеп барган бәйрәм мул табын артында үтте

Минзәлә районы Әтрәкле авылында гореф—гадәтләрне саклау, яңарту максатында, инде берничә ел капка төбендә очрашулар үткәрелә. Быел әлеге бәйрәм «Утырыйк бер гөрләшеп» дип исемендә «Лесная» урамында Вахит һәм Альфира Фазлыевлар капка төбендә оештырылды. Уен-көлке, хатирәләр, гармун моңы, җырлар, чыжлап кайнап утырган самовар, пешкән коймаклар, яхшы кәеф белән үрелеп барды әлеге чара.

— Иң мөһиме, клубка бәйрәмнәргә килеп җитә алмаган өлкәннәребезгә хуш килде бу очрашу. Күчтәнәчләр белән мәтрүшкәле чәй эчә-эчә, алар үзләренең яшьлек елларын искә төшереп, гөрләшеп сөйләшеп утырдылар. Авылыбыз гармунчысы Расих Шайхуллин гармунда матур көйләрен уйнады, ә килгән авылдашлар аңа кушылып җырлады. Балалар да уйнап күңел ачты. Гөлгенә Гильмуллина үзенең яңа иҗат иткән шигырьләре белән таныштырды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информга» Әтрәкле авылы мәдәният йорты директоры Әлфисә Гәрәйханова.


Нет комментариев