Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тормышыбыз бүгенгедән дә яхшырак, матуррак булсын

Яңа Мәлкән авылындагы 1957 нче сайлау участогында сайлаучылар актив. Биредә 371 сайлаучы исәпләнә. Сәгать унган сайлаучыларның 42 проценты, ә иң беренче булып Ринат Әхмәтханов, Георгий Львов үз тавышларын бирде.

Светлана Упаева, Яңа Мәлкән авыл мәдәният йорты директоры:
– Сайлауларга бармый калуны күз алдына да китерә алмыйм, чөнки тавышымның мөһимлеген аңлыйм. Безнең авылыбыз табигате күпләрне үзенә тартып тора, аның яныннан Ык елгасы ага, урманнары авылны саф һавасы белән сыйлый. Дәүләт программаларының безнең авылларда да чагылышы бар: авылга асфальт юл керде, Мәлкәннән Дусай Кичүгә бара торган юлга да вак таш җәелде, Дусай Кичүнең бер урамына үзара салымга ком түшәлде. Сайлау участогы да бар кешене үзенә җәлеп итеп торучы, яңа төзелгән клуб бинасында урнашкан. Авыл халкы боларның барысы өчен дә җитәкчеләргә, депутатларга бик рәхмәтле. Киләчәктә бигрәк тә авылларны саклап калу, аларны үстерү, производстволар булдыру буенча юнәлешле һәм максатчан эш алып барылсын дигән теләкләр белән лаеклы кандидатларга, партияләргә тавышымны бирдем.

Акцент

Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү бара. Татарстанда яшәүчеләр ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлыйлар. 100 депутат мандатына 8 сәяси партиядән һәм  үз-үзләрен тәкъдим итүче 430 кандидат дәгъва кыла. Сайлаулар сайлаучыларның югары активлыгы белән үтә. Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны 103 региональ һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары яктырта. Әлеге сайлауларны моңарчы күрелмәгән күзәтүчеләр күзәтә, кайбер участокларда аларның  саны 25кә җитә. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, сайлауларда закон бозулар юк, шикаятьләр кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев