Минзәлә районының дүрт авыл җирлегенә яңа тракторлар тапшырылды
Көн темасы

Минзәлә районының дүрт авыл җирлегенә яңа тракторлар тапшырылды

Техника республика конкурсында җиңү нәтиҗәсендә кайтарылды

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев авыл җирлекләре башлыкларына яңа тракторлар ачкычлары тапшырдылар. Техниканы тапшыру юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара вакытында булды.

Иске Матвеевка, Хуҗәмәт, Урыс һәм Воровский исемендәге совхоз авыл җирлекләре МТЗ-82 маркалы яңа тракторлар алдылар. Тракторлар, җирле бюджеттан финанслауны исәпкә алып, республика конкурсында җиңү нәтиҗәсендә сатып алынды.


Нет комментариев