Район башлыгы Айдар Салахов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальнигы Илфар Халиков, игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә хуҗалык басуларында булып басуларының торышына бәя бирделәр. Шулай ук хуҗалыкларның терлекчелек фермаларында да булдылар.
«Калморза» хуҗалыгында да 102 баш үгез симертүгә куелган, 230 гектарда кукурузны бөртек өчен суктырып аласы калган. Хуҗалыкта көннәр яхшы торганда ике комбайн белән 30 гектар кукурузны суктырып алалар. Кукурузның һәр гектары уртача 100 центнер уңыш бирә. «Август-Мензелинск» хуҗалыгында 11 комбайн соя суктыра, гектар төшеме һәр гектардан 23 центнер тәшкил итә. Бу хуҗалык «Август-Агро» УК да һәр гектардан соя уңышы буенча беренче урында. «Август-Мензелинск» хуҗалыгында махсус хәрби операциядә катнашканнарның гаиләләренә өч центнер бодайны бушка биргән. Ихтыяҗлары булган гаиләләрне салам белән дә тәэмин иткән. «Заиковский» хуҗалыгы да СВО да катнашканнарның гаиләренә бер центнер бодай биргән.
«Заиковский» хуҗалыгы җәйге лагерьны мөгезле эре терлекләр, ягъни үгез бозауларны симертү өчен үзгзәртеп корган. Биредә 219 баш мөгезле эре терлек симертүгә куелган һәм алар көнгә 1300 грамм үсеш бирәләр. Хәзерге чорда икмәккә бәяләр тотрыклы булмаганда бөртеклеләрне терлекләргә ашатып шактый гына табыш алырга була. Монда симертү өчен куелган мөгезлеэре терлекләргә аерым рацион белән катнаш азык ашаталар. Хуҗалык җитәкчесе Радик Фаттахов: «Бу эш белән ике ел алдан шөгыльләнәсе калган», ди. Юшады басуында көзге бодай чәчелгән. Болай яхшы гына күренә. Гомумән алганда, көзге культуралар өметле күренә. «Мензелинские зори» агрофирмасының «Кадрәк» җитештерү комплексында 1700 гектарга якын татлы тамырны аласы калган. Биредә көн саен кагатлардан 70 машина шикәр чөгендерен Зәй шикәр заводына төяп озаталар.
Район башлыгы Айдар Салахов авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән эшкәртелмичә яткан җирләрне барлады, аларны әйләнешкә кертү буенча төпле киңәшләрен бирде. Район хуҗалыклары территориясендә һәм авыл җирлекләрендә шактый гына эшкәртелмичә яткан җирләр бар. Җирлек башлыкларына юл буйларын тәртипкә китереп, чистартырга, чабарга кушты. Шулай ук юл буйларында тырпаеп утырган агач, куакларны, талларны кисәргә дә кирәк. Айдар Салахов кышка әзерлек мәсьәләләренә дә тукталып китте. Ул ут, су, газ, каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча бурычлар булмасын, диде, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең, күп балалы гаиләләрнең өйләренә янгын чыгу куркынычын хәбәр итү җайланмаларын (извещатель) куярга кушты.
Нет комментариев