Минзәләдә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр
Көн темасы

Минзәләдә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр

Хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды

Октябрьнең өченче якшәмбесендә (быел 18 октябрьдә) билгеләп үтелә торган юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан Минзәләдә АТП янындагы мәйданчыкта тантаналы чара узды.

Тармак хезмәткәрләрен котлап, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов аларның район үсешенә бәһасез өлеш кертүләрен билгеләп үтте :

— Юллар һәм урамнар һәрвакыт һәм һәркайда тормыш, икътисад артериясе булды һәм булачак та.

Шулай ук юл төзүчеләр адресына ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, «Главтодортранс» ның сыйфат контроле һәм эшләрне кабул итү бүлеге башлыгы урынбасары Камил Фәрдиев, «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы директоры Илнур Гәрәев котлаулары яңгырады.

Чарада «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы директорының төзелеш буенча урынбасары Миңнерәшит Һадиевка Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турында таныклык тапшырылды.

ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән Гөлүс Нургалиев, Михаил Федоров бүләкләнде. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Рәхмәте белән Рамил Сәхбиев, Владимир Шахмаев бүләкләнде. Минзәлә районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән Ришат Шәйхинуров, Ришат Акмалов, Әлфарит Латыйпов, Ирина Михайлова, Люция Атналина, Эльвира Сәлахова, Зөлфирә Елхова, Ландыш Рубцова, Илфар Газтдинов, Иван Хохлов, Александр Кузнецов билгеләп үтелделәр.
«Татавтодор» Мактау грамотасына Валентина Галиева, Зөфәк Хисмәтуллин, «Татавтодор» АҖ генераль директоры Рәхмәтенә Гөлнара Мифтахова, Анатолий Титов лаек булдылар. Чараның кульминациясе булып тантаналы рәвештә шәһәрнең яңартылган урамнары буйлап хәрәкәтне җибәрү булды.

безнең өстәмә

Транспорт инфраструктурасын үстерүнең региональ һәм муниципаль программалары нигезендә 2026 елда шәһәр территориясендә автомобиль юлларын, тротуарларны һәм ясалма юл корылмаларын төзү, капремонтлау һәм карап тоту буенча комплекслы эшләр башкарылды. Башкарылган эшләрнең гомуми күләме 20 км дан артык. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программасы кысаларында тротуарлар ясалды, машина кую урыннары яңартылды һәм яңа юл билгеләре урнаштырылды.


Нет комментариев