Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Балтач, Ютазы, Яшел Үзән, Чистай, Кукмара, Түбән Кама, Әлмәт, Балтач һәм башка шәһәр — районнардан спортчылар катнашты.
Казанның «Акчарлак» КПБ да 12-13 яшьлек кызлар һәм егетләр арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге («Россия яшьләре» йөзү буенча Бөтенроссия ярышларына сайлап алу) узды.
Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә тәрбияләнүчеләр (йөзү буенча тренер-укытучысы Ф.Р.Бәдриев) ярышларда катнаштылар. Кира Вышенская 50 м га аркада йөзүдә; 100 м га аркада йөзүдә; 50 м га баттерфляй стилендә 3 урыннар алды.
Нет комментариев