Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Аны Яңа Мәлкән авыл клубы, мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре бергәләшеп Нәүрүз бәйрәме оештырдылар.
Нәүрүз – ул көн белән төн тигезләшкән көн. Ул табигатьнең яңаруын, җанлануын гәүдәләндерә .
Авыл клубы бинасында урнашкан сайлау участогында РФ Президенты өчен үзләренең тавышларын биреп чыккан сайлаучылар да шушы күңелле бәйрәмгә кушыла барды.
Программадагы төрле җырлар-биюләр, уеннар, һәркемгә кәеф күтәренкелеге өстәде. Башлангыч мәктәп укытучысы Рәзилә Исрафилова үткәргән кызыклы уеннарда һәркем теләп катнашты. Ачык һавада коймак белән чәй дә искитмәле тәмле тоелды.
–Бәйрәм чарасына шунын кадәр күп кеше җыелуына һәм аларнын шундый актив булуына без бик шат, – ди бәйрәм чарасын оештыручылар. Бәйрәмдә катнашучылар
–Яз безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Яз сулышы гаиләләргә муллык алып килсен, күңелләребезгә сабырлык, барчабызга саулык китерсен, –дигән теләктә таралышты әлеге бәйрәмгә килүчеләр.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев