Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җыеннар Югары Юшадыда һәм Кадрәктә үтте

Юшадыда һәм Кадрәк авыл җирлекләрендә җыеннар зур активлык белән үтте. Ике җирлектә дә җирлек башлыклары Михаил Боков һәм Хәлил Нәбиуллинның оештыру- масса һәм социаль-икътисадый үсеше буенча 2018 елга хисабы тыңланды.

Кадрәктә “Мензелинские зори” агрофирмасы җитәкчесе  урынбасары Илдар  Акберов 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, алда торган бурычларга тукталдылар. Җыенда шулай ук ике авыл җирлегендә дә полиция участок упономоченные, өлкән лейтенант Ришат Шайахметов криминоген хәл белән таныштырды. Ул халыкны закон бозмыйча, тирә-юндәге вәггыятькә игътибарлы һәм сак булырга, матур итеп яшәргә чакырды. Юшады авыл җирлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев үзенең чыгышында районыбызда булган үзгәрешләргә тукталды,  республикада булган программалар белән кыскача таныштырды. Юшады авыл җирлегендә ел буена бер йортта салынмаган, биредә буш участоклар хәттин ашкан, мал тотучылар саны да елдан-ел кими бара, бу инде үз чиратында авыл халкының картаюы белән аңлатыла. Җирлекнең узара салым акчасы ида 93 процент кына җыелган.

Инвесторның юшадыларга 30 мең сумнан артык бурычы бар, бу инде әллә ни зур акча да түгел.  Юкса, бит пай җирләре өчен ашлык алмаган пайчыларга акчалата бирү әллә ни кыенлыклар тудырмый бит. Агрофирма җитәкчесе урынбасары моны ашлык биргән чакта ук белгән, мәсьәләне вакытында хәл итмәгән.  Халыкта да калган эшкә кар ява дип тикмәгә генә  әйтмәгәннәр.

Җыен ахырында авылның социаль –экономик үсешенә керткән Николай Васильев һәм Валерий Ивановка район башлыгының Рәхмәт хатын Камил Нәҗмиев тапшырды.

Кадрәк авыл җирлегендә авылның тормыш дәрәҗәсе яхшырсын өчен, хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә ярдәмләшеп эшлиләр. Җирлекнең яшәеше дә халыкның үз мәшгүльлеге белән бәйле. Бирлек халкында 565 баш мөгезле эре терлек бар, шгуларның 272 башы савым сыерлары. Соңгы 5 елда биредә савым сыерлары саны 100 башка арткан.Җирлекнең иң күп мал тотучылары Фәрит Мияссаров-2017 елда, ә Люция Гарифуллина-2018 елда республиканың 50 мең сум күләмендәге махсус премиягә лаек булдылар. Җирлектә халыкка яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр һәм шартлар тудырылган:газ, ут, су кергән. Авыл халкы бөтен уңайлыклары булган йортларда яшиләр. Авыл юллары ел саен ремонтланып тора. Пай җирләре өчен бер пайга 6,6 центнер икмәк өләшенгән. Җирлек халкы узара салымныны районда һәм республикада иң күп күләмдә җыеп тапшырган, биредә һәр кеше  1370 сум күләмендә  акча биргән һәм шушы программа ярдәмендә җирле әһәмияттәге шактый мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек туган. Кадрәктә узган халык җыенын район башлыгы Айдар Салахов алып барды, үз чыгышында районыбызда эшләнгән эшләр турында бәян итте, республикада булган программаларда актив катнашып эшләргә чакырды. Җыенда Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев катнашты, ул республика эшләнгән эшләр һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.  Җыен ахырында анда катнашучылар җаваплы затлардан үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Җыелыш ахырында авыл җирлегенең иң актив ярдәмчеләрен билгеләп үттеләр, алар 5 кеше иде һәм һәрберсенә истәлекле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев