Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 13 декабрь санына күзәтү

Узган атнада Минзәләдә нәрсәләр булды?

“Үз-үземне сынап карыйсыйм килде”, ди үзмәшгуль Анастасия Смородинова.

Районда үзмәшгуль буларак иң беренчеләрдән теркәлүчеләрнең берсе ул Анастасия Смородинова. Аны да үзмәшгуль буларак теркәлергә барыннан да бигрәк гадиләштерелгән махсус салым режимы җәлеп иткән. Бу хакта тулырак газетабызның 2 нче битендә.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларның эш сәгатен киметүне күздә тоткан законга кул куйды.

Авылларда эшләүче хатын-кызларның эш сәгатьләре ничек дигән сорау белән без районыбызда яшәүче, эш бирүчеләргә һәм берничә гүзәл затка  Дилфас Галиев мөрәҗәгать итте. Аларның фикерләре – 3 биттә.

Иң күңелсез һөнәр нинди? Бу сорауга җавапны 4 биттә Чулпан Шафикова эзли.

5 биттә – район тормышына карата, 6 биттә – Минзәлә яр буен төзекләндерү буенча эшләр хакында мәкаләләр чыга. 7 биттә район тарихы буенча мәгълүматлар урын ала.

8 бит – Хокукый ликбез.  9 биттә Киңәшләр сандыгында басылып чыгучы киңәшләрне игътибар белән укырсыз, дип көтеп калабыз.

10 биттә редакциябез тарафыннан “Кем өлгергән – шул откан” дигән бүләкләр уйнатуның чираттагы җиңүчеләре исемлеге басылып чыга.

11 биттә – рәсми сәхифә, 12 биттә – котлаулар.

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев