Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 2 октябрь санына күзәтү

Райондашыбыз 6 тонна кабак үстергән! Кем ул, ничек итеп һәм кайда? Бу хакта газетабызның 6 битендә.

(Минзәлә, 1 октябрь, 2020, "Минзәлә-информ") Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 2 октябрьдә булачак!

Күпләр район тормышы белән социаль челтәрләрдә генә танышып бара, әмма ничек кенә булмасын, газета районда төп мәгълүмат чыганагы булуын дәвам итә. Бу хакта 4-8 битләрдә чыгучы материалда район газетасы тормышның атрибуты булсын өчен нәрсә эшләргә була дигән сорауга җаваплар эзлибез. Кайбер җаваплар бар инде. Ә сез ничек уйлыйсыз?!

Эшмәкәр Рөстәм Байтимиров районыбызда Кызыл китапка кертелгән балык - чөгә үрчетә. Бикбауда Әфган ветераннары фестивале, 1 нче мәктәптә “Точка роста” цифрлы һәм гуманитар профиле ачылды – бу хакта 1 нче биттә.

2 биттә коллегабыз Флүрә Мусина үзенең районда үткәрелгән команда-штаб өйрәнүләрендә катнашу тәҗрибәсе белән уртаклаша.

3 биттә райондашларыбызның хатлары белән таныша аласыз. Шәһәребез зиратларында көзге өмәләр үтте – 5 битне укыгыз. Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу барышында зур һәм мөһим этап килеп җитте - югары гыйбадәтханә диварларын язу бара. Бу турыда “События недели”да укыгыз. Шулай ук “События недели” да Нурбәк Батуллин белән, ә “Атна вакыйгалары” нда легендар Флюра Сөләймәнова белән интервью чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X