Минзәлә
  • Рус Тат
  • Өметләребез акланды

    Быел август аенда безнең Тулбай авылының Төньяк урамында электр баганаларын күчереп утырттылар.

    Хәзерге көндә урам киңәйтелгәч, чүп машинасы да рәхәтләнеп йөри башлады. Аннан соң Мәктәп урамындагы авария хәлендәге баганаларны да алыштырып бетерделәр. Әмма истәлеккә бер багананы, сентябрь башына алыштырырбыз дип, ташлап киткәннәр иде, бик озакка сузылса да, иншалла, 16 ноябрь көнне килеп, анысын да 1 сәгать эчендә алыштырып куйдылар. Менә бит ул, эшлим дисәң, эш каршы тормый, фәкать теләк кенә кирәк. Хәзер Тулбайда авыл халкын борчып торган андый авария хәлендәге баганалар күзгә күренми. Без электриклар, багана алыштыручыларга чын күңелебездән зур рәхмәтләребезне белдерәбез, эшләрендә, тормышларында зур уңышлар теләп калабыз.

    Рашат НУРИЕВ,

    Тулбай авылы

    Кадерле укучыларыбыз, әлеге хат белән тулысынча сез "Минзәлә" газетасының киләсе санында таныша аласыз, шулай ук киләсе санда су белән тәэмин итү белән проблемаларының асылы, аларның ничек хәл ителүе хакында да укый алачаксыз. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: