20 сентябрь көнне Минзәлә театры 89нчы театраль сезонны ача
Мөһим мәгълүмат

20 сентябрь көнне Минзәлә театры 89нчы театраль сезонны ача

Сезон ачылу көнне театр коллективы Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» драмасының премьерасын күрсәтәчәк.

Бөек Ватан сугышы, солдатлар һәм аларның гаиләләре язмышы, тетрәндергеч вакыйгалар. Дәһшәтле сугыш нәтиҗәләре күпме язмышларны имгәтте, һәр гаиләгә, һәр кешегә кагылды. Спектакльдә күтәрелгән әлеге тема бүген дә актуаль.
Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» драмасын сәхнәгә режиссер Эдуард Шахов чыгарды. 

Гадәттәгечә, иҗади театраль сезонны ачу премьера белән башлана һәм котлаулар, бүләкләүләр белән дәвам итә. Тулырак мәгълүматны театр сайтыннан алырга мөмкин.


Нет комментариев