Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөһим мәгълүмат

2019 елның беренче ярты еллыгында соңгы сан чыгачак

28 июньдә дөнья күрәчәк район газетасы саны кайбер гаиләләр өчен соңгысы булырга мөмкин. Чөнки почта хезмәткәрләре үз участокларында һәрбер йортка, фатирга керми хәзер. Кешеләр белән очрашмагач, 2019 елның икенче яртысына язылырга икәнлеген искәртергә оныталар. 200-300 йортлы, фатирлы участокларда 10 газетага яздыруны тагын ничек аңлатырга?! Газета белән аерылырга теләмәүчеләр почта бүлекләренә, “40 тартма” кибетенә үзегез килегез! Шуңа теләгебез бер генә: киләчәктә дә бергә калыйк!

Соңгы санда һәрвакыттагыча көндәлек темалар күтәрелә, газета битләрендә басылган материалларда дистәләгән якташыбыз хакында сүз бара. Төбәгебез тарихы: кешеләр һәм вакыйгалар” рубрикасында шәһәребезне яңартуда үзеннән өлеш керткән архитектор турында материал бар. Шәһәрдәге тормышны кызыклырак итү өчен янып йөрүчеләр хакындагы мәгълүматны бу юлы киңрәк бирәбез. Чөнки кайбер укучыларыбыз газетага язылмауны шәһәр тормышы турындагы мәгълүматның азлыгы белән бәйлиләр. Нишлисең, һәр кешенең үз фикере. Без укучыларыбыз фикерләренә колак салырга тырышабыз.

2019 елның икенче яртысында да алган курсыбызга әлләни үзгәрешләр керми. Редакция папкасында материаллар җитәрлек. Инде 2020 елга планнарыбыз да бар. Алар хакында соңрак. Укучыларыбызга ошаган төрле темага кагылышлы киңәшләр күләмен киңәйтәчәкбез. Татарстан Дәүләт Советын сайлаулар кампаниясендә булачак депутатлар, партияләр, аларның сайлау алды платформаларына киң урын биреләчәк.

Бүгенге көндә “Минзәлә”-“Мензеля”не алыштырырлык бер генә матбугат чарасы да юк. Интернет-хәбәр ул бер көнлек. Menzela.ru сайтында да газетада басылган хәбәрләр кимиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев