Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөһим мәгълүмат

30 апрель көнне Бикбау зиратында чираттагы язгы җыештыру өмәсе уза

Алда үткән өмәдә 60 ка якын кеше катнашып, бик зур эш башкарылган иде.

(Дифиза Нуриева, Минзәлә-информ)
Өмәдә вак агачларны тырмалап, трактор арбасына төяү өчен хатын-кызларның ярдәме кирәк булачак. Ир-егетләрнең исә агач төпләрен казып алу өчен көрәкләр һәм зур агачларны кисү өчен күбрәк бензин пычкысы белән килүе сорала.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык. Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы. Фани дөньяда кунак кына икәнебезне һәрберебез аңлый. Зиратларга барып туганнарыңның, якыннарыңның кабер өсләрен чистартсаң, бу якты дөньяның кадерен күбрәк аңлыйсың, ә изге эшнең савабы күплеген тагы да ныграк тоясың. Бикбауга керү юлында урнашкан зират та –авылыбызның йөзе ул. Һәм әлеге изге урынны тәртиптә тоту һәрберебезнең бурычы. Каберлек өсләренә агач һәм куаклар түгел, ә чәчәкләр утыртылса яхшы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев